Ульянково авылы китапханәчесе Евгения Стерякова балачактан ук инвалид Валентина Раньжованың өенә барып, хәлләрен белеште. Валентина Раньжова үзенең ихтыяр көче, тормышка мәхәббәте белән күпләргә үрнәк булырлык зат. Евгения Стерякова аңа озын гомер теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.