Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә һәр ел саен 12 декабрьдә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырыла. Мондый кабул итүләр шулай ук РФ Президентының федераль округлары һәм РФ субъектларының административ үзәкләрендә, башкарма хакимиятнең федераль органнарында һәм территориаль органнарда, шулай ук җирле үзидарә органнарында да оештырыла.
Вазифаи затлар тарафыннан әлеге кабул итүләр 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Театральная урамы, 13а адресы буенча урнашкан Росиия Федераль салым хезмәте идарәсенең Татарстан буенча инспекциясендә узачак.
Шулай ук Яшел Үзән шәһәре, Туктаров урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан Россия Федераль салым идарәсенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче санлы районара инспециясендә дә гражданнарны кабул итү оештырылачак.