Кайбыч муниципаль районында эшмәкәрлек җәмгыяте белән очрашу булачак

2017 елның 8 декабре, җомга

Эшлеклелек активлыгын арттыру һәм эшмәкәрлеккә административ басымны киметү максатыннан Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы һәм “Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү Фонды” тарафыннан оештырылган “Бизнес Десант” проекты эшли.

Әлеге проект эшмәкәрлек җәмгыяте белән очрашулар уздыруны үз эченә ала, шулай ук ул эшмәкәрләрне әшмәкәрлек үсеше институты эшчәнлеге хакындагы мәгълүматлар белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Кайбыч муниципаль районында мондый очрашу 15 декабрьдә "Рәйхан" кафесының 1 катта урнашкан банкетлар залында узачак. Адресы: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 20 йорт. Теркәлү 9.30 сәгатьтә. Семнира 10.00 сәгатьтә башлана.

Районыбызның барлык эшмәкәрләрен әлеге семинарда актив катнашырга чакырабыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International