Кунаклар район үзәк хастаханәсе эшчәнлеген югары бәяләде

2017 елның 8 декабре, җомга

6 декабрь көнне Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсенә, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итү кадрларын әзерләү буенча Президент программасы тыңлаучылары килде.

Делегация составында шулай ук Байкал арты краеның баш табиблары да бар иде.

Әлеге очрашуда катнашучы кунаклар хастаханәнең яхшы оештырылган структурасын, эшчәнлеген, матди-техник базасын, хезмәткәрләрнең югары һөнәрилеген билгеләп узды.

Тыңлаучылар мондый кызыклы да, файдалы да чараны оештырганы өчен Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсе коллективына зур рәхмәтен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International