Россия Кулланучылар җәмгыяте Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында кулланучылар арасында “кайнар линия” кысаларында тематик консультация уздыра. Әлеге консультация барышында кулланучылар тиешле дәрәҗәдә транспорт хезмәте күрсәтелмәүгә, шулай ук такси хезмәтенә кагылышлы бәхәсле очраклар буенча сораулар бирә алачак.
Консультация 8-22 декабрь көннәрендә, шимбә һәм якшәмбедән кала һәр көнне Яшел үзән территориаль бүлегенең 8 (84371) 5-62-07 номеры буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үткәреләчәк.