Кайбыч муниципаль районы халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган “Игелек поезды” кабат юлга чыкты. Ул мөмкинлекләре чикләнгәннәр яшәүче гаиләләргә туукталыш ясады. Белгечләр әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән төрле мастер-класслар уздырды, декупаж стиле белән төрле кул эшләре ясарга өйрәтте, балалар һәм аларның ата-аналары белән берлектә Яңа ел бәйрәменә багышланган уенчыклар ясады.
“Игелек поезды” акциясе әле дәвам итә...