Күптән түгел Чүти урта мәктәбендә педагог-организаторлар катнашында семинар узды. Ул балаларда һәм яшүсмерләрдә лидерлык сыйфатлары формалаштыру эшчәнлегенә багышланды. Программа буенча мәктәп музеена экскурсия оештырылды, Татарстан Варислары Берлеге сафларына кабул итүгә багышланган тантаналы линейка узды.