4 декабрь - Кыш бабайга бүләкләргә заказ бирү көне буларак билгеләп үтелде. Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы нәниләре дә бу көнне бик тырышып, бар күңелләрен биреп, Кыш бабайга үзләренең теләкләрен, үтенечләрен язды. Кайберләренә матур курчак кирәк, кемдер велосипед турында хыяллана, әти-әниләренә күп акча сораучы балалар да бариде араларында.