Олы Тәрбит авылының “Карлыгач” балалар бакчасы нәниләре бармак уеннарында бик теләп, яратып катнаша. Үз исемнәрен кушып уйнаган бармак уеннары алар өчен бигрәк тә кызыклы.
Ә баланың телен ачуда, сөйләмен үстерүдә андый уеннар бик зур роль уйный. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау сөйләм үсешенә уңай йогынты ясый.