Бүген 9 райондаш егетебезне хәрби сафларга озату тантанасы узды. Алар: Иван Григорьев (Корноухово), Владимир Козлов (Федоровское), Дамир Әүхәдшин (Олы Кайбыч), Кирилл Иванов (Турминское), Владимир Журавлев (Олы Подберезье), Артем Нагоркин (Олы Подберезье), Александр Сидоров (Багай), Владимиир Ворожейкин (Кече Мәме), Алмаз Узбеков (Шуширмә).
Аларга Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, беренчел хәрби исәп алып бару буенча белгеч Рушания Миңнуллина һәм район яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Юрий Михайлов изге теләкләрен, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Егетләрнең ата-аналарына район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.