Казан шәһәренең Р. Нәҗметдинов исмендәге олимпия резервындагы шахмат мәктәбендә Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре арасында шахмат ярышлары узды. Кайбыч муниципаль районы командасын Мөрәле һәм Кече Мәме авыл җирлекләре Башлыклары Ринат Зиннәтуллин һәм Елена Алексеева яклады. Команда беренчелегендә районыбыз командасы 6 урын яуласа, шәхси беренчелектә Елена Алексеева 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз!