Надеждино авылы җирлегендә шәхси хуҗалыклардан каты чүп калдыкларын түгү оештырылды. Әлеге эш шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин тарафыннан башкарыла. Бүген махсус техника авыл урамнары буйлап узды һәм шәхси йортларда яшәүчеләр билгеләнгән вакытка каты көнкүреш калдыкларын чүп капларына тутырып, капка төпләрендә чыгарып куйган иде. Халыкка график нигезендә айга ике тапкыр мондый хезмәт күрсәтеләчәк.