Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелде.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.
Барлык райондашларыбызны янәшәбездәге физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузарга һәм аларга җан җылысы бүләк итәргә чакырабыз. Хәйрия һәм шәфкатьлелек эше бер генә көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән өметтә калабыз. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!