29 ноябрь көнне Ульянково авылы мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабы узды. Биредә Кайбыч муниципаль районы мәктәпләреннән 15 команда катнашты. Ата-аналар комитеты, балалары ярдәме белән, 3 этап аша үтте: “Визит карточкасы”, “Безнең күңелле, тату сыйныф” күргәзмәсе һәм “Гаилә һәм мәктәп: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары”.
Әлеге конкурста Хуҗа Хәсән урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.