Кичә Олы Подберезье авылы мәдәният йортында Буа драма һәм сатира театры артистлары “Доктор Айболит” әкияте буенча курчак спектакле күрсәтте. Залда утыручы кечкенә тамашачылар аларның чыгышын бик яратып кабул итте. Соңыннан барысы бергә курчаклар һәм артистлар белән фотога төште.