“Татарстан КиберДружинасы” хәрәкәте мәктәбе дәресләре узды

2017 елның 1 декабре, җомга

27-29 ноябрь көннәрендә Казан шәһәренең “Байтик” балалар сәламәтләндерү-компьютер лагерында “Татарстан КиберДружинасы” хәрәкәте мәктәбе дәресләре узды. Әлеге укуларда Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының әйдәп баручы белгече - гаилә тотрыксызлыгына һәм балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Илсинә Зиннурова, “Форпост” Үзәге директоры Лилия Бикаева да катнашты.

Уку программасы интернет куркынычсызлыгы сферасында яшьләрне активлаштыру, социаль челтәрләр мониторингы нигезләренә өйрәтү кебек темаларга багышланды.

Эш барышында акцияләр, түгәрәк өстәлләр, әңгәмәләр оештырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International