Янгын куркынычсызлыгы һәм социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре рейд уздырды

2017 елның 1 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы башлану уңаеннан, Кайбыч муниципаль районы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм янгын куркынычсызлыгы хезмәте бүлекчәсе хезмәткәрләре Олы Кайбыч һәм Чәчкаб авылларында яшүсмер бала тәрбияләүче ата-ананың берсе инвалид булган гаиләләргә барып, хәлләрен белеште. “Куркынычсыз торак” профилактик акциясе кысаларында әлеге гаиләләр йортларына автомат рәвештә эшләүче янгын сигнализациясе урнаштырылды, шулай ук янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү буенче өйрәтүләр үткәрелде.

Район авыллар торак пункатларында мондый рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International