Яшь автомодельчеләр өчен район ярышлары узды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Кайбыч муниципаль районының “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр Үзәгендә автомоделизм буенча район ярышлары узды. Әлеге ярышларда 8 төп гомуми белем мәктәбеннән 24 укучы көч сынашты.

Автомодельчылар үзләренең РМ-1 класслы автомодельләрен стартка чыгарды. Алар дистанция узу аралыгындагы максималь тизлек, төгәллек буенча ярышты. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар Дипломнар белән бүләкләнде.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International