Колаңгы авылының “Ирида” күпфункцияле үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге концертта катнашкан балалар бакчасы нәниләренең, мәктәп укучыларының һәр чыгышында әниләренә, дәү әниләренә карата яратулары, тирән хөрмәтләре чагыла иде.