Надеждино авылы җирлеге Башлыгы, депутат Екатерина Савельева Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” депутат хатын-кызлар берлегенең күчмә утырышында катнашты. “Гаилә һәм никахны саклау, ныгыту, гаилә кыйммәтләрен саклау” темасына багышланган әлеге утырыш Түбән Кама шәһәрендә узды.
Утырышта катнашучылар Түбән Кама шәһәре, аның гаилә кыйммәтләре белән бәйле шактый үзәкләре эшчәнлеге белән танышты.