"Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек - 2017" конкурсы игълан ителде

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы тарафыннан “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек - 2017” конкурсы игълан ителде. Ул 2013 елдан башлап һәр ел саен уздырылып килә. Әлеге конкурс Татарстанда эшмәкәрлекне үстерүгә, эшмәкәрләрнең җәмгыятьтәге статусын арттыруга юнәлдерелгән.

Быел бу конкурста Кайбыч муниципаль районыннан 4 эшмәкәр катнаша:

“Хезмәт күрсәтү сферасы” номинациясендә Олы Кайбыч авылыннан шәхси эшмәкәр С. Гафиятуллин һәм Турминское авылыннан шәхси эшмәкәр Н. Ермолаева, "Тарнспорт" номинациясе буенча Олы Кайбыч авылыннан Р. Ибәтуллина, “Яшь эшмәкәр” номинациясендә Олы Кайбыч авылыннан Т. Яруллин.

Катнашучылар өчен тавыш бирү агымдагы елның 13 ноябреннән 10 декабрьгә кадәр  http://100rt.ru/golos/ сайтында уза.

Тавыш бирү тәүлеккә 1 тапкыр кабул ителә һәм ул эксперт комиссиясе тарафыннан соңгы нәтиҗә чыгарганда исәпкә алыначак.

Барыгызны да әлеге конкурста катнашучы райондашларыбыз өчен тавыш бирүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз!.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International