Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә, Әниләр көне уңаеннан, "Дәү әни, әни һәм мин - бердәм гаилә" исеме астында кичә узды. Бәйге формасында оештырылган әлеге кичәдә дүрт гаилә катнашты. Бәйрәм чарасы барышында “Гаилә ядкәрьләре” конкурсы аеруча игътибарга лаек булды. Чөнки катнашучылар үзләренең буыннан-буынга тапшырыла торган гаилә ядкәрьләре белән уртаклашты. Кичә укучылар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар әниләренә, дәү әниләренә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Фатыховлар һәм Өметбаевлар гаиләләре - “Иң бердәм гаилә”, Хикматуллиннар гаиләсе - “Иң иҗади гаилә”,"Иң сөйкемле гаилә" дип Мотыйгуллиннар гаиләсе – “Иң сөйкемле гаилә”, Фәйзуллиннар гаиләсе "Иң күркәм гаилә" дип табылдылар.