Олы Тәрбит авылы мәдәният йортында, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, Әниләр көненә багышлап, “Әнием, күз нурым!” дип исемләнгән концерт уздырылды. Аеруча матур, якты төсмерләргә бай чара булды ул. Сәхнәгә чыккан “Гылбулар” ансамбле тамашачыларга күтәренке кәем, бәйрәм рухы бүләк итте. Концерт матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.