25 ноябрь Питрәч районы мәдәният йортында “Төп йорт – Отчий дом” республика фестиваль - конкурсына йомгак ясалды. Сәхнәдә Татарстанның 36 районыннан иң яхшы 85 гаилә чыгыш ясады.
Һәр коллектив үзенең чыгышында гаиләсенең, шул ук вакытта халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен чагылдырырга тырышты.
Татар, урыс, керәшен, удмурт һәм башка милләт халыкларын берләштергән әлеге фестивальдә Кайбыч муниципаль районыннан өч гаилә тамашачыларга үзләренең җыр-моңга сәләтләрен, уңганлыкларын, осталыкларын күрсәтте. Аларның чыгышларын жюри югары бәяләде: Иске Тәрбит авылыннан Марина Һәм Агния Таракановалар мактаулы 1 урынга лаек булып, районыбызга җиңү белән кайтты. Янсура авылыннан – Ямщиковлар, Борындыктан “Гарифулла оныклары” 2 һәм 3 урыннарга лаек булды.
Әлеге гаиләләрне җиңүләре белән котлыйбыз!