Бүген ТР Казначылык Департаментының Кайбыч муниципаль районы буенча Территориаль бүлеге җитәкчесе Фидания Гыймранова туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә.
Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Фидания ханымны әлеге гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләрен юллады,күпьеллык тырыш хезмәте, һөнәри осталыгы өчен рәхмәтен белдерде.