Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларны яклау комиссиясе тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона туры узды. Бәйге өч этап буенча үткәрелде:
1 этап – катнашучының визит карточкасы;
2 этап – балигъ булмаганнар арасында хокоу бозуларны профилактикалау сферасында норматив – хокукый белем нигезләренә кагылышлы әңгәмә;
3 этап – катнашучының фотосурәтләр альбомы.
Кайбыч муниципаль районы Үзәк китапханәсе директоры Гөлия Нигъмәтҗанова әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде.