Эшлекле киңәшмәдә

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә барышында атналык эшләргә йомгак ясалды, Россия Эчке эшләр Министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рушан Хуҗин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге мөдире Илдар Шакировларның докладлары тыңланды.

Шулай ук Кайбыч муниципаль район Башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев 19 ноябрь көнне узган үзара салым нәтиҗәләре белән таныштырып узды.

Район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тарафыннан үзара салым акчаларын кыска вакыт эчендә җыеп бетереп, авыл җирлекләренең казначылык счетларына кертелергә тиешлеге  бурычы куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International