23 ноябрь көнне район үзәк хастаханәсенең “Сәламәт бала бүлмәсе”ндә Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.
Әлеге көн 1991 елдан бирле билгеләп үтелә.
Чарага шикәр диабеты диагнозы белән хастаханәдә исәптә торучы балалар һәм аларның әти-әниләре чакырылды.
Кайбыч муниципаль районы буенча көн саен инсулин терапиясе таләп ителүче 6 бала исәптә тора.
Баш табиб урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллинның кереш сүзеннән соң балалар табиблары Галина Писарева һәм Айсылу Таулбаева чыгыш ясадылар. Шулай ук медицина кирәк-яраклары һәм дарулар белән тәэмин ителешкә кагылышлы сораулар хакында да сүз барды.
Балалар ак халатлы апа-абыйларының һәр сүзен зур игътибар белән тыңлады, ахырдан аларга шәхси көндәлек алып барыр өчен куен дәфтәре һәм каләм тапшырылды.