Бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Армиясе сафларына озату тантанасы узды. Районыбыздан дүрт егет – Илфат Өметбаев (Олы Кайбыч авылы), Владислав Анисимов (Бәли авылы), Алексей Тараканов (Олы Тәрбит авылы) һәм Денис Гаврилов (Ябалак авылы) Ватан алдындагы бурычларын үтәү максатыннан хәрби сафларга озатылды.
Әлеге тантанада катнашкан Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров булачак хәрбиләребезгә намуслы һәм имин хезмәт итеп, сау-сәламәт туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.