Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин дин җәмәгатьчелеге Форумында катнашты

2017 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Казан шәһәренең “Корстон” сәүдә – күңел ачу үзәгендә узган Татарстан Республикасы дин җәмәгатьчелегенең III Форумында катнашты. Форумның дәрәҗәле кунаклары булып Идел буе федераль округы Рус Православ Чиркәве митрополий вәкилләре чакырылган иде.

Форумда Россия Федерациясе Президентының Идел буе округы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International