Кайбыч муниципаль районы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган, шулай ук Көзге бал кичәсен дә үз эченә алган җырлы-моңлы тамаша узды. Бәйрәмгә килүчеләрне иң элек мәдәният йорты фойесында оештырылган көзге муллыкка багышланган күргәзмә каршы алды. Әлеге күргәзмәдә авыл җирлекләрендәге мәдәният учаклары хезмәткәрләренең күңел җылысын биреп ясаган кул эшләре, сый-нигъмәт тулы өстәлләр халык игътибарына тәкъдим ителде.
Ә бәйрәмчә бизәлгән тамаша залында кичәгә килүче кунаклар, әниләр район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт карап хозурланды. Башкалабыз Казан кунаклары Энҗе Шәймурзина һәм Руслан Галимуллин да кайбычлыларга үз җырларын бүләк итте.
- Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк булырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә.
Кадерле әниләребез! Ихлас күңелдән сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы телим. Сезгә иң матур теләкләр әйтелсен, балаларыгыз һәрвакытта да уңышлары белән куандырсын һәм ярату бүләк итсен! Күп балалы, тәрбиягә һәм опекага ятим, караучысыз калган балалар алган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләремне ирештерәм. Ана назы – мәңгелек. Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер телим. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын! – дип Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин залда утыручы аналарга үзенең ихлас теләкләрен юллады.