Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 санлы районара инспекциясе хәбәр иткәнчә, 2016 ел өчен җир, транспорт һәм милек салымнарын түләп бетерү өчен санаулы көннәр калып килә. 2017 елның 1 декабренә кадәр барлык физик затлар салым инспекциясенә булган бурычларын түләп бетерергә тиеш.
Әгәр түләү турында хәбәр килмәсә, салым органнарына хәбәр итү сорала.
Исегезгә төшерәбез: салымнарны банк бүлекчәләрендә һәм “Электрон Татарстан” инфоматларында түләргә мөмкин. Әлеге хезмәт комиссия алынмый.