Агымдагы елның 7 ноябреннән Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсендә Россия Федерациясе сәламәтлек саклау Министрлыгының 2014 елның 6 октябрендә кабул ителгән 581 санлы карары нигезендә 8-9 сыйныф укучыларының психотроп һәм наркотик матдәләр куллану – кулланмауны ачыклау максатыннан медицина каравы уздыру оештырылды.
Бүгенге көнгә барлыгы 16 мәктәптән 236 укучы әлеге медицина тикшерүе үтте. Сөенечле, алар арасында яман гадәтләргә тартылучылар юк.