Агымдагы елның ноябрь аеннан Ябалак авылы җирлегендә шәхси сектордан чүп җыю оештырылды.
Әлеге хезмәт шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин тарафыннан айга ике тапкыр башкарылачак . Шушы көннәрдә билгеләнгән вакытта “КамАЗ” автомашинасы авылга чүп җыярга килде. Бу хакта Ябалак хэм Морза Бәрлебашы авыллары халкы хәбәрдар иде һәм һәркайсы җыелган чүпләрне махсус пакетларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куйды.