22 ноябрь көнне Кайбыч муниципаль районының балалар сәнгать мәктәбендә инде күркәм традиөиягә әверелгән “Яшь музыкантлар сафына кабул итү” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Әлеге мәктәпнең беренче сыйныфында укучы балалар килгән кунакларны һәм әти-әниләрен музыка коралларында уйнап сөендерде. Ата-аналар балаларына сәнгать белеме бирүче остазларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәктәп директоры Гөлнар Җиһаншина беренче сыйныф укучыларына уңышлар теләде. Тиздән булачак Әниләр көне уңаеннан, балалар әниләренә багышлап бәйрәм концерты бүләк итте.