Федоровское авылында шәхси сектордан чүп җыю оештырылды

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның ноябрь аеннан Федоровское авылында шәхси сектордан чүп җыю оештырылды.

Әлеге хезмәт шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин тарафыннан айга ике тапкыр башкарылачак . Шушы көннәрдә билгеләнгән вакытта “КамАЗ” автомашинасы авылга чүп җыярга килде. Бу хакта авыл халкы хәбәрдар иде һәм һәркайсы җыелган чүпләрне махсус пакетларга тутырып, капка төпләренә чыгарып куйды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International