Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләрендәге юллар торышы белән танышты. Агымдагы елда районыбызда дәүләт программасы нигезендә һәм гражданнардан җыелган үзара салым акчасына шактый авылларда юллар проблемасы хәл ителде. Мөрәле, Кече Кайбыч, Морза Бәрлебашы, Чәчкаб, Салтыйган, Колабирде, Кыр Буасы, Иске Буа, Байморза, Симәки, Афанасьевка авылларындагы барлык юлларга каты өслек түшәлеп, йөз процент норматив халәткә туры китерелде.