Шушы көннәрдә Иске Тәрбит урта мәктәбендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кабул итү тантанасы узды. Тантана барышында 15 укучы әлеге сафларга кабул ителде һәм алар намуслы, гадел булырга, олыларны һәм кечеләрне хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга вәгъдә бирде.