20 нче ноябрь көнне Иске Тәрбит урта мәктәбендә 2 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы үтте. Әлеге тантанага укытучылар һәм ата-аналар да чакырылды. Сыйныф җитәкчесе Г. Зайцева һәм педагог-оештыручы Г. Вахитова оештырган бәйрәм чарасында балалар шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, тамашачыларга биюләрен бүләк итте. Мәктәп директоры А. Акрымов яшь эзтабарларны котлап, намуслы, гадел, Ватаныбызның чын сакчылары булуларын теләде.