Район мәдәният йортында янгын куркынычсызлыгы буенча семинар узды

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

21 ноябрь көнне Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында мәдәни – агарту учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча семинар узды. Мәдәният хезмәткәрләре өчен уздырылган әлеге семинарда  Россиянең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсенең районара надзор бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев катнашты. Ул янгын чыгу сәбәпләрен, аны булдырмау өчен нинди кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәклеген, биналарны мич белән җылыту очрагында нинди таләпләр үтәлергә тиешлеген аңлатты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International