Иске Тәрбит урта мәктәбендә Ракеталар гаскәре һәм артиллериясе көненә багышланган чаралар узды. Әлеге чаралар 5 сыйныф укучылары өчен “Батырлык дәресе” дип аталган класс сәгате үткәрүдән башланды. Биредә балаларга Сталинград явы, андагы зур югалтулар хакында сөйләделәр.
Китапханәче тарафыннан 1-4 сыйныфларда уен-викторина формасында дәресләр уздырылды. Ул укучыларга Ракета гаскәрләре һәм артиллериясе көне барлыкка килү тарихын сөйләде.
9-11 сыйныфлар укучылары өчен әлеге көнгә багышланган хәрби – спорт эстафетасы оештырылды.