22 ноябрь көнне Кайбыч муниципаль районы үзәк хастаханәсендә фельдшер – акушерлык пунктлары мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
Киңәшмә барышында баш табиб Гөлнара Сафиуллина катнашында пунктлар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар каралды, баш табиб урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин еллык хисап җыелышына әзерлек турында мәгълүмат җиткерде.
Район үзәк хастаханәсе коллективы сәламәтлек саклау системасында озак еллар намуслы хезмәт куйганы өчен Иске Тәрбит авылы фельдер – акушерлык пункты мөдире, акушер Галина Медовага рәхмәт сүзләрен юллады.