Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадалары махсус программа урнаштырылган планшет компьютерлары белән тәэмин ителде. Медицина хезмәткәрләре медицина ярдәменә мохтаҗ булганнар турында мәгълүматны көн дәвамында кабул итеп, авыру тарихын үзәк хастаханәгә дистанцион рәвештә тапшыра алачаклар. Фельдшерларга авыру хакында тиешле мәгълүматны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының әлеге Бердәм мәгълүмати системасы буенча карау мөмкинлеге булачак.