Морза Бәрлебашы авылында үзара салым акчасына чишмәне төзекләндерү эшләре тәмамланды. Әлеге изге гамәлне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин башкарды. Аның тарафыннан чишмә суын авылга якынайту максатыннан җир саты аша торба үткәрелде һәм бу халык өчен шактый уңайлылык тудырды.