Безнең юбиляр

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Кичкеево авылында гомер итүче Александр Петров 60 яшьлек юбилеен каршылады.

Юбилярны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фиргать Басыйров котлады һәм Кайбыч муниципаль района Башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Александр Петров хезмәт юлын мәктәп елларында ук башлый – тракторга утыра, соңыннан терлекче булып хезмәт куя. Соңгы елларда каравылчы булып эшли.

Юбилярга ныклы сәламәтлек, имин тормыш телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International