Багай авылы балалар бакчасында «Балалар бакчасы тормышында яңа этап башлану” темасына ата-аналар җыелышы узды.
Җыелыш барышында педагоглар һәм ата-аналар арасында үзара бәйләнешне киңәйтү, ата-аналарның педагогик культурасын үстерү, аларны белем бирү эшчәнлеге, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең яңа уку елына бурычлары һәм максатлары белән таныштыру, балаларның уңышларын да, уңышсызлыкларын да күрә белү, тиешле вакытта ярдәм итү кебек сораулар каралды.