"сандугач" балалар бакчасында Уллар көне билгеләп үтелде

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Ел саен 22 ноябрьдә бөтен дөньяда игелекле гаилә бәйрәме - Уллар көне, ягъни ир балалар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасына йөрүче малайлар иртә белән үк тәрбияче апаларыннан һәм төркемдәш кызларыннан котлаулар кабул итте. Тәрбиячеләр балаларга әлеге бәйрәмнең тарихы хакында сөйләде, яхшы кәеф, сәламәтлек һәм бәхетле балачак теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International