Гражданнар оборонасы елы кысаларында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәм Коткаручы көне алдыннан Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында имидж интернет-проекты старт алды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм «Телесемь» журналы редакциясе «Матурлык дөньяны коткарачак: Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 иң сөйкемле кызы» дигән уртак интернет-проект башлады.
Оештыручылар Woman's Day басмасын укучыларга Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында кыю һәм батыр хезмәткәрләр генә түгел, сөйкемле һәм гүзәл кызлар эшләвен дә күрсәтергә тели.
Бүгенге көннән башлап 5 декабрьгә кадәр һәркем Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы иң сокландыргыч, шәфкатьле һәм профессиональ хезмәткәрләрнең берсе өчен Wday.ru порталында тавыш бирә алачак.
Кызлар конкурска үз фотоларын тәкъдим итте, шулай ук анкета сорауларына җавап бирде. Бәйгегә 15 декабрьдә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Әлеге конкурсты Кайбыч муниципаль районы Надеждино авылыннан Мария Гәрәева (Сапаркина) да катнаша. Әйдәгез, райондашыбыз өчен тавыш бирик. Моның өчен http://www.wday.ru/stil-zhizny/vibor-redakcii/devushki-mchs/ порталына керү кирәк.