Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылындагы Үзәк балалар китаханәсендә “Балачак иленә сәяхәт” исеме астында әдәби кичә узды. Әлеге кичә танылган балалар шагыйре Шәүкәт Галиевнең туган көненә багышланды. Олы Кайбыч авылының “Миләшкәй” балалар бакчасыннан килгән нәниләр Шәүкәт абыйларының шигырьләрен сөйләде, район сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар матур җырлар башкарды. Китапханәче апалары исә кичәдә катнашучы һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырды.