21 ноябрь - Бөтендөнья сәламләшү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасы нәниләре төрле илләр халкының ничек сәламләшүе белән танышты. Аларга аеруча Тибет халкының бер-берсе белән сәламләшү рәвеше ошады. Ә тибетлылар исәнләшкән вакытта уң кул белән баш киемен сала, ә сул кулларын колак артына куя.